Буа кызы Россия командасы составында Казахстан далаларында узган ат ярышларында катнашты
Күптән түгел Буа ипподромының ветеринар табибы, жокее Наталья Тюлебаева Казахстанның Алма-Ата өлкәсендә уздырылган ат ярышларында катнашып кайтты. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Ул Россия командасы составында иде. Аны Казан ипподромы чакырган. Бәйгедә Венгрия, Көньяк Африка, Кыргызстан командалары белән җитезлектә көч сынашкан. Ярыш биш көн дәвамында барган, атлар өчен 500 километрлы дистанцияне узу бурычы куелган булган.