Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

«Миллиардлар кая киткән?» – Татарстанда җиң сызганып капиталь ремонтка керешәләр

Капремонт программасы буенча 12 меңнән артык торак йорт ремонтланган

Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт буенча төбәк программасы 17 ел гамәлдә. Шушы вакыт эчендә 53,5 млн кв.метр мәйданлы 12 024 йорт төзекләндерелгән. Бу хакта төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында брифингта хәбәр итте.

Әлеге программага 2014-2043 елларда капремонт үткәрелергә тиешле 17 635 күп фатирлы йорт кертелгән.

«Күп фатирлы йорт милекчеләре капремонт фонды формалашу ысулын сайлый ала – махсус счетта яки төбәк операторы счетында. 16 527 күп фатирлы йорт акчаны төбәк операторының уртак счетында тота, 1108 йорт – махсус үз счетларында», – диде Айзатуллин.

Быел республикада торак фондны яңарту буенча киң колачлы эш планлаштырылган, 900дән артык күп фатирлы йортта капремонт үткәреләчәк.

«Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән быел өстәмә 3 млрд сум бүлеп бирелде, бу күп фатирлы йортларда ремонт эшләрен уздыруга комплекслы карашны тәэмин итә, программага тагын 219 объект кертергә мөмкинлек бирә», – диде министр.

Фото: © prav.tatarstan.ru

Марат Айзатуллин биргән белешмәләрдән күренгәнчә, капремонтны финанслау күләме 11,2 млрд сумга җиткән. Төп чыгым юнәлешләре түбәндәгеләр:

заманча энергия саклау технологияләрен кулланып, түбәләрне төзекләндерү, фасадларны ныгыту;

йорт эче коммуникацияләрен – электр челтәрләрен, җылыту, су белән тәэминат һәм канализация челтәрләрен яңарту;

ягу системасында автоматик рәвештә температураны көйләү җайланмаларын кую;

искергән лифтларны заманча модельләргә алмаштыру.

Капремонт ясалган йортларда 2 млн нан артык кеше яши. Барлыгы 97 млрд сум акча сарыф ителгән.

2030 елның 15нче февраленә кадәр республикада 1955 лифт алмаштырылачак

Элекке елларда Татарстанда күп фатирлы йортларда 250ләп лифтны алмаштыру кирәк булса, быел капремонт программасы буенча 711 лифтны алмаштыру каралган.

«Лифтлар куркынычсызлыгы» Таможня союзы техник регламентының яңа таләпләре буенча, хезмәт срогы чыккан лифтлар 2030 елның 15нче февраленә кадәр алмаштырылырга тиеш. Бу вакытка республикада инде 25 ел хезмәт иткән 1955 лифтны алмаштыру бурычы тора», – диде Марат Айзатуллин.

1586 лифтны алмаштыру өчен акча – төбәк операторы счетында, 369 лифтныкы – махсус счетларда, диде министр.

Айзатуллин әйтүенчә, капремонт программасын төзегәндә, муниципаль берәмлекләр ис тию куркынычы югары булган күп фатирлы йортларда вентиляция каналларын һәм төтен юлының төзеклеген тәэмин итүне кайгыртырга тиеш. Мондый эшләрне финанслау капремонт фонды хисабына башкарыла. «Эш башлар алдыннан, милекчеләрнең гомуми җыелышында алдан килештерү мөһим. 2025 елда 24 күп фатирлы йортта шундый эшләр планлаштырылган», – диде министр.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

ТР Дәүләт торак инспекциясе йортларның капремонтына махсус счетларда акчаның яртысын тапмаган

ТР Дәүләт торак инспекциясе соңгы биш елда татарстанлыларның мөрәҗәгатьләре саны кимүен теркәгән. Кешеләрнең капремонт сыйфатына зарланулары кимегән, дип хәбәр итте ведомство башлыгы – Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин.

«Быел биш ай эчендә мөрәҗәгатьләр 5 процентка кимегән – 9,5 меңгә кадәр. Капремонт буенча шикаятьләр саны елына 2-3 процент күләмендә. Нигездә, бу йортны капремонт программасына кертү һәм түләү счетлары буенча килгән сораулар. Башкарылган эш сыйфаты буенча биш айда 43 мөрәҗәгать килеп ирешкән», – диде ул.

Уңай динамика күзәтелсә дә, ТР Дәүләт торак инспекциясе Татарстанда берничә күп фатирлы йортның махсус счетларында капремонтка акча җитмәвен ачыклаган.

«Махсус счетлар – безнең өчен төп баш авыртуы һәм җаваплылык зонасы. Экспертлар исәпләгән сумма – елына 5 млрд сум тирәсе. Айрат Рафаэлевич бузәров – ТР Торак-коммуналь хуҗалык фонды гендиректоры – Т.И. искәрмәсе) халыктан акча җыя һәм кире торак фондка күчерә. Махсус счетларда булырга тиешле акча 7 млрд сумга якын. Без алган банк выпискаларындагы калдык суммада без төгәл яртысын гына күрәбез. Калган яртысы кая?» – дип сорау бирде Тыгин.

Ул акчаның максатчан кулланылмавы буенча 19 тикшерү үткәрелгәнен, кисәтүләр ясалганын әйтте.

«Беренче бурыч – суд практикасын формалаштыру, ул каршылыклы. Аерым инстанцияләрдә чыгымнар максатчан түгеллеген тануга ирешәләр. Ничек кенә булмасын, якын елларда Татарстан һәм башка субъектлар инспекцияләре бу эшне актив алып бара. Россия Югары суды бу мәсьәләдә нокта куяр дип ышанам», – диде ул.

Фото: © prav.tatarstan.ru

Тыгин бүген ТР Төзелеш министрлыгы һәм Дәүләт торак инспекциясе позицияләре бертөрле булуын әйтте: ТР Премьер-министрының программадан тыш раслаган барлык чыгымнары нигезсез, дәлилләнмәгән.

«Без счетлардан берничә миллиард булмавын күрәбез. Аннары якынча 3-5 млн сумга гына өмет итеп, счетта ноль сум калдырып, лифт куюны таләп итеп киләләр. Бюджет хисабыннан гына түгел, күршеләр хисабыннан да финанслау кебек килеп чыга. Бу дөрес түгел дип саныйбыз», – диде Тыгин.

Быел программага махсус счетлы 17 йорт кертелә, шул исәптән 15е – Казанда һәм берәр йорт Алабуга һәм Яшел Үзән районнарында. Аларның өчтән беренең генә капремонтка акчасы җитәрлек.

Капремонттан соң йортларда түбәдән су үткән, подвалларны су баскан

Республика буенча тулаем 97 проценттан артык күп фатирлы торак йорт капремонт буенча республика программасына кертелгән. Бу күрсәткеч буенча Татарстан, күрше Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Башкортостан, Самара, Түбән Новгород белән чагыштырганда, лидер санала.

«Һәр йорт буенча адреслы эш бара. Барысы да 100 процент колачланган булырга тиеш», – дип ассызыклады Александр Тыгин.

Башка төбәкләр белән чагыштырганда, уңай статистикага карамастан, Дәүләт торак инспекциясенең төбәктәге эшләр сыйфаты буенча кисәтүләре бар. Шикаятьләрне өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин: планлаштыру һәм технологик эзлеклелек, башкарылган эш сыйфаты, тикшерү һәм проектлау.

2024 елда Әлмәтнең өч йортында фасад җылытылганда, отмостка ремонтланмаган, җылылык контуры һәм гидроизоляция проблемалары пәйда булган. «Мондый йорт торышы нормативтан ерак. Мондый һәр йорт подвалында отмостка булмаганлыктан су җыелачак», – диде Тыгин.

Бөгелмәдә быел фасад җылытылган, түбә төзекләндерелеп, электр белән тәэминат системасы ремонтланса да, су чыгу системасы начар хәлдә калган. Нәтиҗәдә, йорт подвалына грунт сулары агып төшкән.

Лаеш районының Нармонка авылында фасадны җылыту барышында җылыткычны сыйфатсыз салганнар. Яшел Үзәндә Энгельс урамы буенча торак йортның дүрт подъездын су баскан. Шул ук Нармонкада җылылык трассасы уза торган башка йортның фасады җылытылганда, проект карарында хилафлыклар табылган. Төзелеш баскычлары куелганда, куркынычсызлык техникасы бозылган.

Тыгин әйтүенчә, әлеге йортта барлык эшләр туктатылган.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Вентиляция каналлары һәм төтен юллары елына өч тапкыр тикшерелә

Александр Тыгин фасад газүткәргечләрен алмаштыру һәм төзекләндерүгә игътибар юнәлтте.

«Быел 106 йорт газ үткәрү белән мәшгуль. ТР Премьер-министры тарафыннан кабул ителгән карар буенча, хәзер газ тарату хезмәтләре капремонттан соң йортларны кабул итү комиссияләренә керә», – диде баш дәүләт торак инспекторы. Аның фикеренчә, бу газ белән тәэминат системасы куркынычсызлыгы мәсьәләсен үзгәртәчәк. «Газ белән тәэмин итү һәм төтен чыгару белән бәйле барлык сораулар бүген актуаль», – диде Тыгин.

Хәзерге вакытта республикада 4 меңгә якын торак йортта ачык яну камералары бар. Мондый йортларда юллыклар бик яхшы эшләргә тиеш. Вентиляция каналлары һәм төтен юллары елына өч тапкыр тикшерелә

«169 мең фатир риск зонасында. Фатир эче – милекче җаваплылыгында», – дип кисәтте Тыгин. Ул газ җайланмасы булган барлык фатирларда һәрвакыт вентиляция төзек булырга тиешлеген искәртте. Бөтен йортта проблема булса, идарәче компания бу мәсьәләне хәл итәргә бурычлы.

Сезонлы ремонт эшләре 15 нче августка кадәр төгәлләнә

ТР Торак-коммуналь хуҗалык фонды генераль директоры Айрат Әбузәров быел республикада төбәк операторы счетыннан капремонт үткәрә торган 895 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырылганын әйтте.

Программада 42 муниципаль берәмлек катнаша, былтыргы кебек үк, 3 меңнән артык төрле эш уздыру каралган. Әлеге эшләр 200 меңнән артык кешенең яшәү шартларын яхшыртачак.

Александр Тыгин сүзен йомгаклап, ил белән чагыштырганда, республикада бер квадрат метрга шикаятьләр саны ике тапкыр кимрәк булуын әйтте. «Миллион кешеле шәһәрләре булган төбәкләрдә торак-коммуналь хуҗалык буенча елына зарланулар 45 меңнән дә ким түгел. Бездә уртача 23 мең», – диде.

Хәзер республикада фасадлар, түбә төзәтү һәм җылыту буенча сезонлы эшләр дәвам итә. 15нче августка кадәр тәмамланырга тиеш. Әгәр татарстанлыларның шикаятьләре булса, ТР Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә алалар.

Наталья Рыбакова, tatar-inform.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России