Казан аэропортында берничә рейс тоткарлана
Казан аэропортында очып китү һәм очып төшү буенча берничә рейс тоткарлана. Бу хакта аэропортның онлайн-таблосында хәбәр ителә.
Сочига самолётны 15.40 сәгатьтән 19:40 сәгатькә күчерделәр. Грозныйга рейс тоткарланган, «ЮТэйр» самолеты 11.25 сәгать урынына 17.05 сәгатьтә генә очачак. Сургутка рейс 28 июньдә 19.05 сәгатьтән 29 июньдә 00.15 сәгатькә күчерелде. Онлайн-таблога караганда, калган очышлар, я расписаниедән аз гына читкә тайпылган, я үз вакытына планлаштырылган.
Тоткарлыкның нәрсә белән бәйле булуы әлегә билгеле түгел.