Әлмәт районында чәй бәйрәме булды
Әлмәт районы Елховой мәдәният йортында «Алтын елларбыз» проекты кысаларында «Чәй бәйрәме» булды. Бәйрәм атмосферасында мул табып артында тәмле ризыклар белән сыйландылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Чара активистлар ярдәме белән оештырылды. Чара үз эченә чәй эчү традицияләренә багышланган фольклор программасын, бай тарихлы эчемлекне, чәйнең төрле сортларын дегустацияләүне, шулай ук традицион сыйлар белән чәй эчүне алды.