Тиешле еллар эшләгән өчен пенсиянең кемнәргә биреләчәген әйттеләр
Тиешле еллар эшләгән өчен пенсия татарстанлыларга кирәкле хезмәт стажы булган очракта гомерлеккә билгеләнергә мөмкин. Аңа кемнәр исәп тота ала? Бу хакта тулырак – «Татар-информ» агентлыгы материалында.
Законда тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә дәгъва кылучыларның берничә категориясе билгеләнгән. Аларга түбәндәгеләр керә:
- федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләре;
- РФ һәм җирле үзидарә субъектларының дәүләт гражданлык хезмәткәрләре;
- хәрбиләр;
- Россия Эчке эшләр министрлыгы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, Росгвардия хезмәткәрләре;
- янгын сүндерүчеләр;
- очучы-космонавтлар;
- очучы-сынаучылар составы.