Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Ижевск Җәмигъ мәчетендә «Гаилә белән белем алу» проекты нигезендә татар теле укытыла

Удмуртиядә чыгучы «Яңарыш» газетасында Рилия Закированың «Айгөл апа дәресе» дигән язмасы басылып чыккан. Анда ул «Гаилә белән белем алу» проекты нигезендә узган дәресләр турында сөйли.

«Быел Ижевск Җәмигъ мәчетендә «Гаилә белән белем алу» проекты нигезендә беренче сыйныф эшләде. Сыйныфта алты яшьтән алып җиде яшькә кадәрге укучылар шөгыльләнде. Аларның төп максаты тел мохитенә чуму алымы белән инглиз һәм татар телләрен өйрәтү. Шушы көннәрдә татар теле укытучысы Айгөл Сөләймәнова әти-әниләргә ачык дәрес күрсәтте.

Ул көнне миңа мәчеткә билгеләнгән сәгатьтән иртәрәк килергә туры килде. Балалар озын тәнәфестә рәхәтләнеп чаптылар, уйнадылар. Яшермим, бу балаларны укытучы ничек тынычландырыр да, ничек дәрескә алып кереп китәр, дип уйладым. Дәрес кызыклы булса, шук балалар да укытучы авызына карап утыралар икән.

Дәрес элек өйрәнгән «эт», «ат», «сыер», «кәҗә» сүзләрен кабатлаудан башланып китте. Балалар әлеге хайваннар кебек авазлар да чыгардылар. (Бу алым балаларга сүзләрне ныграк исләрендә калдырырга ярдәм итә икән). Ул арада Айгөл Шамил кызы укучыларга таҗларына татар сүзләре язылган ромашка таратты. Укучылар сүзләрне укып, эш өстәлләрендә яткан рәсемнәр арасыннан туры килгәнен сайлап алып кистеләр һәм таҗның икенче ягына ябыштырдылар. Әлеге бирем укучыларны ныклап дәрескә алып кереп китте. Бу юлы дәрестә «сөт», «май», «каймак», «су», «тычкан» сүзләрен өйрәнделәр һәм сүзләрне ныгыту өчен Габдулла Тукайның сөткә төшкән тычкан турындагы шигыре буенча төшерелгән мультфильм карадылар.

«Әлхәмдүлилләһ», «МашаАллаһ», «ИншаАллаһ», – дип, Айгөл Шамил кызы укучыларның күңелләрен үсендереп тә җибәрде. Биремнәр кызыклы булгач, балалар тын да алмыйча эшләделәр, аларның шаярырга вакытлары калмады. Ә дәрес ахырында Айгөл Шамил кызы «Туган телем – иркә гөлем» фестивалендә катнашкан укучыларга дипломнар тапшырды. Кайбер балаларның сөенечтән күзләре яшьләнде. Ачык дәрестән әти-әниләр канәгать булып таралыштылар.

Айгөл Сөләймәнова уздырган татар теле дәресен энәсеннән-җебенә кадәр язуым юкка түгел, чөнки ул һөнәре буенча укытучы түгел. Авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, мәчеттә хисапчы булып эшли. «Мин 10нчы мәктәптә татар классында укыдым. Фәридә Фрунзе кызы татар теленә мәхәббәт уятты. Татар телен бик яратам. Дин юлына баскач, мәчеткә килдем. Биредә татар теле түгәрәген алып бара башладым. Мәчеткә йөргән балаларга җыр-бию өйрәтергә ярамый. Китапка таянып кына балаларда татар теленә кызыксыну уятып булмый. Интернеттан мавыктыргыч алымнар эзли башладым. Инглиз телен әллә нинди кызыклы алымнар белән өйрәтү дәресләренә юлыктым. Татар телен өйрәткәндә, шул алымнарны куллана башладым.

«Гаилә белән белем алу» проекты җитәкчесе Светлана Әхмәтҗанова минем түгәрәкне алып баруымны күрде дә, беренче сыйныф ачылгач, татар телен укытырга чакырды. Класстагы 12 баланың икесе генә татарча аңлый, шуңа күрә әлеге дәрестә русча да сөйләшергә туры килә. Беренче дәрескә килгәч, кайбер балалар: «Миңа татар теле кирәкми», – дип тә әйттеләр. Кызык­лы алымнар ярдәмендә аларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята алдым. Алар акрынлап татар сүзләрен исләрендә калдыра башладылар.

Минем төп максатым – балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү. Шагыйрьләребез турында белсеннәр өчен, алар турында русча сөйлим. Габдулла Тукайны, Муса Җәлилне, Абдулла Алишны беләләр. Бер бала Казанга баргач, Муса Җәлилнең һәйкәлен күреп, таныган. Аның өчен бу зур сөенеч булган. Телгә тагы да кызыксыну уяту өчен милли чараларга катнаштырырга тырышам. «Туган телем – иркә гөлем» фестиваленең шигырь сөйләү һәм рәсем конкурсында катнаш­тылар», – диде ул.

Проект җитәкчесе Светлана Әхмәт­җанованың ике баласы да әлеге сыйныфта белем ала. Ул да татар теле дәресеннән бик нык канәгать булуын әйтте.

«Бүгенге көндә кече халыклар үзләренең ана телләрен югалта башладылар. Без хәзер күбрәк рус һәм инглиз телләренә күчеп барабыз. Туган телебез безнең буында өзелергә тиеш түгел, шуңа күрә без аны сакларга, балаларыбыз белән шушы телдә күбрәк аралашырга тиеш. Әлегә балалар татар телен атнага ике тапкыр гына өйрәнәләр. Алдагы уку елында татар телен көн саен укытуны оеш­тырырга тырышачакбыз. Әлбәттә, балаларыбыз телне ныграк белсеннәр өчен гаиләдә дә бу телдә аралашу кирәк. Без үзебез өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Балаларым белән әдәби телдә сөйләшү өчен үзем дә татар телен өйрәнә башладым. Хәзерге вакытта Фәвилә апа Ямалиева дәресләренә йөрим. Тиздән татар телендә матур итеп сөйләшә башлармын дип уйлыйм», – диде ул.

Әңгәмә ахырында Айгөл Шамил кызы: «Сыйныфтагы укучыларның өчесенең генә булса да күңелендә татар теленә мәхәббәт уята алсам, мин бик шат булыр идем», – диде. Өч кенә түгел, 12 баланың да күңелендә милли горурлык уяначагына зур ышаныч бар, чөнки Айгөл Сөләймәнова татар телен яратып укыта, балалар белән аралашканда да «Айгөл апаны яратабыз», – дигән сүзләрне ишет­тем. Укытучы белән балалар арасында урнашкан җылылык татар теленә мәхәббәт уятуда беренче шарт бит ул. Минемчә, нәтиҗәсе озак көттермәс».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России