Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Татарстанда «Гаилә атналыгы»: гаиләләргә хөрмәт, Шәҗәрә бәйрәме һәм бик күп бүләкләр

Болар хакында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, Татарстанда «Нык гаилә» проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова сүзләренчә, бер атна эчендә, 1-8 июль көннәрендә 600ләп чара уздыру планлаштырыла.

Россиядә Гаилә көне 8нче июльдә билгеләп үтелә. Ул гаилә һәм никах яклаучылары булган изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көне белән бер көнне үткәрелә.

«Республика җитәкчелеге гаилә, аналар, аталар, балачак, күп балалы гаиләләргә ярдәмгә, гаилә династияләренә, традицион гаилә кыйммәтләренә зур игътибар бирә», – дип ассызыклады Эльвира Әхмәтова.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Гаилә атналыгында республика парк һәм скверларында иҗади коллективлар, гаиләләр катнашында урам концертлары, викторина, мастер-класс, фотокүргәзмәләр, спорт ярышлары оештырыла, интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Мастер-классларда балалар әти-әниләре белән бер-берсенә бәйрәмгә бүләкләр әзерләячәкләр.

ЗАГС мәйданчыкларында яңа туган балаларга исем кушу, озак еллар бергә яшәгән юбиляр гаиләләрне котлау, медальләр тапшыру кебек чаралар үткәрелә. «Гаилә атналыгы «Татарстан – бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре астында узачак», – диде Эльвира Әхмәтова.

Ул чараларның парклар, скверлар, яшьләр үзәкләре, мәктәп яны лагерьлары, китапханәләр, газета редакцияләре, авыл клубларында узачагын әйтте. Шулай ук, аерым бер гаиләләрдә чәй табыны артында да очрашулар көтелә.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егет сөйгән яры белән никахын рәсмиләштерәчәк

Паркларда балалы гаиләләр өчен иҗади остаханәләр ачылып, анда алар үз куллары белән сувенирлар ясый алачак. «Безнең урам гаиләләре» исеме астында гаилә белән кич утырулар, ял кичләре оештырыла.

8нче июльдә Түбән Камада «Гаилә» паркында тантаналы чара үтәчәк. ЗАГС хезмәткәрләре күп балалы биш гаиләгә таныклыклар тапшырачак. Хезмәт династияләре хөрмәтләнә, гендер-патида яшь гаилә булачак баласының җенесен белә алачак. Булачак әниләр дефилесы көтелә. Махсус хәрби операциядә катнашучы егет сөйгән яры белән никахын рәсмиләштерәчәк.

Яр Чаллыда 8 нче июльдә орган залында ун «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак. Шушы ук залда КАМАЗның хезмәт династияләрен хөрмәтләү тантанасы көтелә. Барлык кунакларга ромашкалар бәйләме бүләк ителә.

ЗАГСлар озак еллар гомер кичергән юбиляр гаиләләрне хөрмәтләячәк

Татарстанда иң яхшы гаиләләр «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Барлыгы 70 медаль тапшыру ниятләнә.

«Район башлыклары иң яхшы гаилә династияләрен бүләкләячәк. Бу 25 елдан артык бергә гомер кичереп, балалар тәрбияләгән гаиләләр», - дип белдерде Эльвира Әхмәтова.

Татарстанның 47 ЗАГС идарәсендә бергә 50, 60 һәм 70 ел яшәгән юбиляр гаиләләрне дә кабул итәчәкләр.

«Тантаналы чаралар балалар, оныклар катнашында узачак. Шулай ук, бу атнада дөньяга килгән балаларга туу турында таныклыклар тантаналы төстә тапшырылачак», - дип әйтте Эльвира Әхмәтова.

«Шәҗәрә бәйрәме» фестивалендә бүләкләр уйнатылачак

«Елмай» паркында 5нче июльдә Шәҗәрә бәйрәме үткәрелә. Әлеге гаилә фестивале режиссеры Лилия Гәрәева әйтүенчә, фестивальнең миссиясе – буыннар арасында бәйләнешне ныгыту, гаилә тамырларын белү. «Без гаилә кыйммәтләре саклануын телибез. Яшьләр гаилә традицияләренең кыйммәтен аңласын һәм үз нәселе, мирасы белән горурлансын иде. Гаилә көне һәр гаилә өчен мөһим көнгә әверелсен, гаиләләр бәйрәмгә барсыннар иде», – диде Лилия Гәрәева.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бәйрәмгә килүчеләр уникаль шәҗәрәләр күргәзмәсе белән таныша алачак. Белгечләр шәҗәрә агачын ничек төзүне аңлатачак, лекторий кысаларында экспертлар гаилә традицияләре турында лекцияләр укыячак. Бәйрәмдә татар кәләше нинди булырга тиешлеген дә белеп булачак.

«Кечкенә балалар бәйрәмдә төп геройлар булачак. Балалар Сабан туе, спорт мәйданчыгы оештырыла. «Дәү әнидә кунакта» дигән мәйданчыкта «Минем гаиләм» дигән рәсем алып килгән һәр балага бүләк биреләчәк», – дип әйтте Лилия Гәрәева.

«Ел саен фестивальдә партнерлардан бүләкләр уйнатабыз. Быел республика отельларында ялга өч юллама булачак», – диде ул.

Бәйрәмдә республиканың 12 гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак, күп балалы өч гаилә һәм озак еллар бергә гомер кичергән өч гаиләгә бүләкләнәчәк. «Зур гаиләләре белән бергә тантанага җыелып киләчәкләр. Бик күп парлар шушы медальне алырга тели. Быел үз гаиләләре сайлану алар өчен зур дәрәҗә булып исәпләнә», – диде Казан шәһәре ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина.

Кунаклар өчен хор һәм театр ансамбльләре, халыкара конкурс лауреатлары һәм призерлары катнашында концерт әзерләнә. Татарстанның атказанган артисткасы Анастасия Макарова, республиканың атказанган артисткасы Тәслимә Низами, Алинә Давыдова, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры чыгышлары көтелә.

Бәйрәм чаралары 11.00 сәгатьтә башлана, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Елена Студеникина әйтүенчә, күп кенә яшь парлар, эш көне булса да, никахларын Гаилә көнендә – 8нче июльдә рәсмиләштерергә тели. Казанда 64 гаилә төзеләчәк

Рухани, Казан Епархиясенең гаиләләр, аталар, аналар һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча Епархия Бүлеге Рәисе Ярослав Петрущенков Кирилл Казанский храмы территориясендә бәйрәм литургиясе узачагын әйтте. Татарстан халыкларының Дуслык йорты артистлары тарафыннан концерт әзерләнгән. Храм территориясендә ярминкә, мастер-класслар оештырыла.

«Казан епархиясенең барлык храмнарында тантаналы гыйбадәтләр узачак, күп балалы гаиләләр хөрмәтләнәчәк. Хәзер гаиләләргә дога белән ярдәм бик кирәк: кемдер күп бала тәрбияли, кемнәрнеңдер якыннары хәрби операция зонасында, башка төрле кыенлыклар белән очрашкан гаиләләр бар», – ди Ярослав Петрущенков.

«Гаилә альбомын карыйк» бәйгесе игълан ителә

8нче июльдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Гаилә альбомын карыйк» республика бәйгесе башлана. Аны Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе оештыра. Конкурс алты номинациядә узачак. «Татарстанда яшәүчеләр ата-аналары, әби-бабайларының танышу тарихлары, туйлары ничек матур узганын, гаилә традицияләре турында сөйләвен телибез. Гаиләләрне бәйгедә катнашырга өндибез. Һәр номинациядә акчалата бүләк: өченче урын өчен 5 мең сум, икенче урын өчен 10 мең сум, беренче урын өчен 15 мең сум», – дип хәбәр итте Эльвира Әхмәтова.

Республика ЗАГСларында ачык ишекләр көне – гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча «Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы» узачак.

8-13 июльдә Мәскәүдә «Туй балдагы» икенче Бөтенроссия туй фестивале узачак. Татарстаннан вәкилләр булып яшь пар – Тукай районыннан Алмаз Ситдиков һәм Алия Гафиятуллина барачак. Эльвира Әхмәтова алар өчен махсус татар милли костюмнары тегелүен әйтте. Алмаз – күп балалы гаиләдән, тракторист булып эшли, Алия – булачак табиб.

«Россия» илкүләм үзәгендә «Күп балалы Россия» форумы узачак. Республикадан Яшен Үзән вәкилләре – биш балалы Нуруллиннар гаиләсе бара. Аларның иң олы баласына – 9 яшь, кечкенәсенә – 2 ай.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России