Зәйдән госпитальләр өчен 30нчы гуманитар ярдәм җибәрелде
Зәйдән госпитальләр һәм хәрбиләр өчен 30нчы гуманитар ярдәм партиясе юлга кузгалды. Нәкъ менә хәрби госпитальләрдә дәваланучылар өчен Наталья Березина җитәкчелегендәге «Закамье-помощь госпиталям» хәрәкәте төрле юнәлештә ярдәм әзерли. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Бу юлы йөк машинасы яралы хәрбиләр һәм медицина хезмәткәрләре өчен иң кирәкле әйберләр белән тулган. Фураның яртысын диярлек медрота өчен матраслар алып тора, алар чик буе госпитальләрендә аеруча кирәк. Шулай ук сугышчыларның шәхси аптечкаларын тулыландыру өчен медицина җыелмалары да посылкада. Төп гигиена кирәк – яраклары: кием-салым, шәхси гигиена чаралары да озатылды. Инвалид коляскалары, култык таяклары да җибәрелде.
Гуманитар йөкне район җитәкчелеге,оешма җитәкчеләре,волонтерлар озатты.