Камал театрында «Гөргөри кияүләре» комедиясе 600нче тапкыр уйналачак
Камал театрында Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясе 600нче тапкыр уйналачак. Театр 119нчы сезонны 6 июльдә шушы спектакль белән ябачак.
Спектакль театрның Татарстан урамындагы тарихи бинасында күрсәтеләчәк.
- Спектакльнең премьерасы 1995 елның 21 маенда булды. Режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.