Татарстан территориясендә кабат «беспилотниклар куркынычы» режимы игълан ителде
Татарстан Республикасы территориясендә бүген төнлә яңадан «пилотсыз очкыч куркынычы» режимы кертелде. Бу хактагы мәгълүмат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында чыкты.
«Игътибар! Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «беспилотниклар куркынычы» режимы игълан ителде», - диелгән ведомство хәбәрендә.
Җомга көнне, 4 июльдә, Татарстанда ике тапкыр «пилотсыз очкыч куркынычы» режимы кертелде. Ул бары тик шимбә көнне, 5 июльдә генә гамәлдән чыгарылды.