Сергей Лавров БРИКС саммитында катнашу өчен Бразилиягә килде
Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Рио-де-Жанейрога БРИКСның XVII саммитында катнашу өчен килде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Россия дипломатиясе башлыгы РФ делегациясен 6-7 июльдә узачак чарада җитәкли. Россия Президенты Владимир Путин саммит эшендә видеоэлемтә форматында катнаша.
Эш программасы кысаларында Лавров сессияләрдә катнаша, анда БРИКС хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре: сәясәт һәм иминлек, икътисад һәм финанслар, мәдәни-гуманитар өлкә турында фикер алышачаклар.
Моннан тыш, министрның берничә очрашуы планлаштырылган. БРИКС мәйданчыгы гадәттәгечә партнерлар белән актуаль халыкара һәм ике яклы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен каралган.
XVII саммит Бразилия рәислегендә уза. Көн тәртибенә сәламәтлек саклау, сәүдә, инвестицияләр, климат, ясалма фәһемне җайга салу, шулай ук тынычлыкны һәм иминлекне ныгыту мәсьәләләре куелган.