Камилә Вәлиева Мәскәү Сабан туенда чүлмәк вату уенында катнашты
Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева икенче тапкыр Мәскәү Сабан туе кунагы булды. Быел фигуристка бәйрәмдә ял итүдән тыш, үзе дә уеннарда катнашты, дип яза «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Кунак кыз Сабантуй мохитен ошатуын һәм «чүлмәк вату» – милли уенына чакыруны җылы кабул итүен әйтте.
Спортчы, күзләрен бәйләгән килеш, балчык савытны ватты.
Мәскәү Сабан туе ел саен дистәләгән мең кунакны җыя һәм концерт программасы, һөнәрчелек ярминкәләре, милли ризыкларны һәм традицион уеннарны тәкъдим итә.