Яшел Үзәндә җилкән спорты буенча чемпионат уза
7 июльдән 11 июльгә кадәр Яшел Үзәндә «Дельфин «Яхт-клубы» оешмасы базасында Идел елгасы акваториясендә җилкән спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узачак.
Ярышларда Казаннан, Чаллыдан һәм Яшел Үзәннән 100 дән артык спортчы көч сынашачак. Алар «Оптимист», «Кадет», «Ракета-270», «Лазер 4.7», «Луч-мини», «Луч-радиал», «Луч» һәм «420» классларында ярыша.
Беренчелек нәтиҗәләре буенча бөтенроссия һәм халыкара ярышларга бару өчен Татарстан Республикасы җыелма командасы тупланачак.
Регата 8 июльдә 11:00 сәгатьтә ачыла, беренче узыш Мәскәү вакыты буенча 13:00 сәгатьтә башлана. 9 һәм 10 июльдә старт Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә булачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү – 10 июльдә Мәскәү вакыты белән 16:00 сәгатьтә.