Транспорт министрлыгы, Росавиация чикләүләр шартларында аэропортлар эшен контрольдә тота
Россия Транспорт министрлыгы һәм Росавиация илнең төрле төбәкләрендә вакытлыча барлыкка килә торган чикләүләр шартларында аэропортлар эшен контрольдә тотуны дәвам итә. Бу хакта бүген РФ Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Авипредприятиеләрнең барлыкка килгән шартларда эшләү өчен ресурслары җитәрлек», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә иртәнге дүрттән «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдә, әмма аэропортларның ябылуы турында хәбәр ителмәде.