Түбән Кама районы Югары Ключ авылы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте
Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегенең Югары Ключ авылы 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм программасына җирле иҗат коллективлары чыгышлары, халык күңел ачулары һәм традицион сыйлар кертелгән иде. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә./
Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников авыл халкын намуслы хезмәтләре өчен бүләкләде.
Сугыш кырларында һәлак булган һәм Бөек Ватан сугышыннан кайткан якташларыбыз хөрмәтенә яңа мемориал ачылу бәйрәмнең төп вакыйгасы булды, диелә хәбәрдә.