Россия Туристлык индустриясе берлеге кунакханәләр санын арттырырга чакырды
Россиядә кунакханәләр санын арттырырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Туристлык индустриясе берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин хәбәр итте.
«Күбрәк кунакханәләр кирәк (Россиядә – Т-и. иск.). Әгәр, мәсәлән, Сочи белән Анталья шәһәрен чагыштырсак, Сочида бөтен Төркиядәге кадәр үк россиялеләр ял итүен күрәбез. 7 миллион тирәсе турист. Әмма безнең курортта кунакханәләр саны күп тапкырга азрак. Шул исәптән шуның аркасында бәяләр дә арта», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул шулай ук гомумән инфраструктураны үстерергә өндәде. Аның сүзләренчә, туризмны үстерү һәм кунакханәләр санын арттыру безнең илдә ял итү бәяләрен «тигезләргә» ярдәм итәчәк.