Депутат балалары булмаган гражданнар өчен салым кертергә тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Андрей Гурулев бала табудан аңлы рәвештә баш тарткан кешеләр өчен махсус салым кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу хакта ул «Царьград» телеканалы эфирында әйткән.
Депутат сүзләренчә, бүген баласы булмаган өлкән кешеләргә булышу тулысынча дәүләт җилкәсендә. Шул сәбәпле ул: «Әгәр бала табарга теләмисез икән, лаеклы картлык өчен салым түләгез», – дип тәкъдим иткән.
Андрей Гурулев әйткәнчә, илдә туучылар санын арттыруга комплекслы караш кирәк. Аның фикеренчә, аерым алганда, дәүләт, бала табарга уйлаган һәр хатын-кызның сыйфатлы медицина алу мөмкинлеге булырлык шартлар тудырырга тиеш. Шулай ук ул, демографик кризистан чыгу өчен хакимиятне уйланылган һәм нәтиҗәле карарлар кабул итәргә өндәде.