Ринат Габитов Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсен җитәкли башлады
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенә җитәкче булып полиция полковнигы Ринат Габитов билгеләнде. Бүген яңа җитәкчене республика буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Дамир Садретдинов тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министр сүзләренчә, полковник Габитов үзен профессиональ һәм булдыклы җитәкче буларак тәкъдим итте. Ул эчке эшләр органнарының төрле бүлекләрендә эшләп бай тәҗрибә туплаган.
Фото: © Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте
«Ринат Дамирович бүлекне җитәкләп, үзенең осталыгын тулысынча күрсәтәчәк, куелган бурычларны уңышлы һәм нәтиҗәле башкарачак», – диде Дамир Садретдинов.
Ринат Габитов исә, күрсәтелгән ышаныч өчен җитәкчелеккә рәхмәт әйтте һәм идарәдә булдырылган коллектив куелган барлык бурычларны да югары дәрәҗәдә башкаруны тәэмин итәчәк диде.