Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

«800 капчык чүп-чар һәм пластик»: «Ирекле агым» Казансу елгасын чистартырга кереште

Казансуны ауган агачлардан чистартуның өченче этабы башланды

Татарстанда Казансу елгасын торгызу буенча «Ирекле агым» экологик сынау проектының өченче этабы башланды. Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Ольга Манидичева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында шулай дип белдерде, дип яза агентлык хәбәрчесе Наталья Рыбакова.

«Проект 2021-2022 елларда барлыкка килде. Сер түгел, су объектларының экологик торышын яхшырту – Россия Федерациясенең төп максатларыннан берсе. «Экологик иминлек» илкүләм проекты шушы максатны үз эченә ала. Татарстанда фәнни җәмәгатьчелек белән берлектә без гамәлгә ашырылу ихтималы булган карарлар һәм инициативалар әзерләдек», – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Фәнни-тикшеренү эшләре башкарылды һәм су объекты сайланды. Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Экологик иминлек» илкүләм проектына булышлык күрсәтү максатыннан гамәлгә ашырыла. Елганы чистарту чараларын Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге башкара.

«Казансу – Татарстан башкаласы өчен зур әһәмияткә ия елга. Социаль-экологик инициатива Татарстаннан иҗтимагый тавыш бирүгә куелган җиде проект составында игълан ителде. Экология проекты безнең федераль коллегалар тарафыннан үткәрелгән барлык тавыш бирүләрдә дә беренче урынны алды. Халыкның әйләнә-тирә мохитне яхшырту ихтыяҗы никадәр югары булуын барыбыз да аңлыйбыз», - диде Ольга Манидичева.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Казансу ярларын тикшерү барышында иң элек елганың ирекле агымына тискәре йогынты ясый торган ауган агачлар табылган. Бу су объектының ләм белән каплануына китерә һәм суда яшәүче тереклек ияләренә зыян сала.

Алдагы ике елда түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелгән:

  • 55 урында елга ауган агачлардан арындырылган;
  • Казансу үзәненнән һәм ярларыннан 800 капчыктан артык чүп-чар җыелган;
  • Судан 3800 кубометр агач чыгарылган.

Быелгы планда елганың инде чистартылган участокларына мониторинг үткәрүне дәвам итү, Казансуның яңа участокларында эш зонасын киңәйтү, халык арасында агарту эшләрен үткәрү каралган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ирекле агым» проекты Казансуда елга туризмын үстерүгә ярдәм итә

«Ирекле агым» проекты нәтиҗәсендә Казансу елгасының гидрологик характеристикалары яхшырган. Бу елга туризмын үстерүгә ярдәм итә, дип хәбәр иттте Ольга Манидичева.

«Фәнни-тикшеренү эше барышында галимнәр өч пост тәкъдим итте. Анда без елганың гидрологик характеристикаларын үлчибез. Агач өемнәрен чистарту эшләре башкарылган өлештәге сызыкта су агымы тизлеге арткан. Бу су объектының торышына уңай тәэсир итә, аңа үзеннән-үзе чистарырга мөмкинлек бирә», - дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Манидичева мәгълүматларына караганда, бу елга туризмын үстерергә ярдәм итә. Кешеләр су буйлап сәяхәт итә һәм Казансуның матурлыгына соклана алачак.

«Казансу – махсус сакланыла торган табигый территория. Бу статус елгага юкка гына бирелмәгән», - дип ассызыклады Манидичева.

Казансу елгасын чистартуга юнәлтелгән «Ирекле агым» экологик проекты Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм итә. Елганы чистарту чараларын Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге үткәрә.

Элегрәк Дәүләт Думасында Рөстәм Миңнехановның туризм үсешенә керткән өлешен билгеләп үттеләр. Дәүләт Думасының туризм һәм туризм инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Андрей Марков сүзләренчә, Татарстанга бару – аның хыялы.

Казансу елгасыннан 800 капчык пластик җыйганнар

«Ирекле агым» экологик проекты кысаларында ике елда Казансу елгасыннан 800 капчык пластик җыеп алынган һәм чыгарылган. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасындагы Рус география җәмгыяте рәисе Дмитрий Шиллер хәбәр итте.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Казансуны агачлардан һәм чүп-чардан чистарту проектын гамәлгә ашыру барышында без беренче көннәрдән үк елгага үзеннән үзе чистарырга комачаулый торган бөкеләргә тап булдык. Без бу бөкеләрне һәр километр саен очраттык», - дип билгеләде ул.

Шиллер аңлатканча, агач өемнәре табигый сәбәпләр аркасында барлыкка килгән. Агачлар давыл нәтиҗәсендә яисә кибеп ауган. Шул ук вакытта елгада төрле көнкүреш чүп-чарлары – пластик һәм пыяла шешәләр, резина покрышкалары күп.

«Без очраткан иң зур өем су өстеннән өч метр биеклектәге һәм җиде метр озынлыктагы бөке булды», - дип билгеләде Шиллер.

Казансу елгасын чистартуга юнәлтелгән «Ирекле агым» экологик проекты Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм итә. Елганы чистарту чараларын Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге үткәрә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Елгабыз тагын да матуррак булсын һәм безне сөендерсен өчен Казансуны чистартабыз»

5 июльдә Казансу елгасы буйлап экологик йөзү булды. Маршрут Зәңгәр күл янында Урманчы бистәсеннән алып Бәллүр шарлавыкка кадәр дәвам итте.

«Анда ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге катнашты. Экологик йөзү иртәнге 10:00 сәгатьтә башланды. Чараның төп максаты – елгабыз тагын да матуррак булсын һәм безне сөендерсен өчен Казансуны чистарту», - дип хәбәр итте ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Ольга Манидичева.

Акциядә катнашучылар өчен шәһәрдән чара башланачак урынга кадәр трансфер һәм төшке аш оештырылды. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

  • Әйләнә-тирә мохит турында кайгырту «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә. Соңгы елларда республика әйләнә-тирә мохитне саклауда зур уңышларга иреште. Татарстан Идел буе федераль округында табигатьне саклау эшчәнлеге буенча лидер булды.«Экология мәсьәләләре – кешеләрнең тормыш сыйфатының нигезе. Эш безнең яшәү тирәлегеннән башланырга тиеш. Без иҗтимагый киңлекләрне, ишегалларын төзекләндерүгә зур акчалар юнәлтәбез. Ләкин чиста һава, яхшы су булмаса, берни дә барып чыкмаячак», — диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России