Татарстанда 11 июльдә яшенле яңгырлар һәм +34 градуска кадәр эсселек көтелә
Татарстанда 11 июльдә алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар, боз явуы ихтимал. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда томан булыр дип фаразлана.
Төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән 12 метр, яшенле яңгыр вакытында аның тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +16...+21 градус, көндез +29...+34 градуска кадәр җылы була.