Питрәч крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Бөтенроссия бәйгесендә җиңде
Питрәч районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Анастасия Александрова «Агросәнәгать комплексында хатын-кызлар» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булды. Бүләкләү тантанасы «Агроволга-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды, дип яза «Алга» газетасы.
Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә оештырылган бәйге агросәнәгать комплексын һәм илнең авыл территорияләрен үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларның казанышларын тануга юнәлдерелгән, диелә хәбәрдә.