Миңнеханов һәм Новак яшь геологларның XI Республика кыр олимпиадасын ачты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Александр Новак яшь геологларның XI Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Олимпиада республика җитәкчесе ярдәме белән 2014 елдан бирле үткәрелә. Чараның максатлары - балаларның җәйге ялын кызыклы итеп оештыру, аларның иҗади потенциалын үстерү, көчләрен тулыландыру, физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, яңа социаль багланышлар һәм мөнәсәбәтләрне системага кертү.
Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте
Өстәмә белем, һөнәри ориентация һәм укучыларның гражданлык позициясен үстерү формалары буларак геология берләшмәләре - яшь геологлар клублары эшчәнлеген пропагандалау олимпиаданың төп моменты булып тора.
Быел олимпиада 390 катнашучыны – 312 мәктәп укучысын һәм 78 укытучыны берләштерә. Аның җиңүчеләре яшь геологларның XV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашу өчен җыелма команда составына керәчәк.
Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, югары стандартларны һәм яңа казанышларны саклау өчен тармакта талантлы яшь геологлар кирәк.
«Татарстанның уникаль геологик тарихы һәм геологларның күпьеллык тырышлыгы республикабызны Россиянең нәтиҗәле нефть чыгару үзәкләренең берсенә әверелдерде», – дип искәртте ТР Рәисе.