Балтач районында Mitsubishi автомобиле юл читенә төшеп киткән, йөртүчесе һәлак булган
11 июльдә Татарстанның Балтач районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, Mitsubishi автомобилен идарә итүче 1966 елгы ир-ат, якынча мәгълүматлар буенча, иминлек каешын эләктермәгән булган.
Транспорт чарасы белән идарә иткәндә ул каршы як юнәлештә кюветка төшеп киткән. Нәтиҗәдә, ир-ат шунда ук һәлак булган.
Авариянең нечкәлекләре ачыклана.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да кагыйдәләрне төгәл үтәргә һәм иминлек чараларын күрергә чакыра.