Миңнеханов Игорь Акинфеевны ЦСКАның Россия Суперкубогында җиңүе белән котлады
Казанда узган Россия Суперкубогында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм футболчы Игорь Акинфеев (ЦСКА) кул кысышкан. Бу мизгел төшерелгән фотографияне ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында урнаштырган.
«Җиңү шатлыгы», – дип язган Галимова.
ЦСКА Казанда «Ак Барс Арена»да 1:0 исәбе белән «Краснодар» командасын җиңде һәм сигезенче тапкыр Россия Кубогына ия булды. 48нче минутта җиңү голын Игорь Дивеев кертте. Россия кубоклары саны буенча ЦСКА «Зенит»тан гына калыша. Россия премьер-лигасының яңа сезоны бер атнадан башлана. Беренче турда «Рубин» командасы «Ахмат» белән уйнаячак.