Миңнеханов эсседән интегүче алабай эте Акдусның фотосын күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында эсседән интегүче алабай эте Акдусның фотосын урнаштырды.
«Эссе!» - дип кыска гына итеп язып куйган ТР Рәисе ял итеп ятучы этнең фотосы янына.
Ак төстәге көчекне Рөстәм Миңнехановка 2021 елда ул чакта Төрекмәнстан Президенты булган Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк итте. Татарстан Рәисе даими рәвештә йорт хайванының фотолары белән бүлешә. Кышын ул Акдуска чип куйдыру турында сертификат фотосын урнаштырды һәм татарстанлыларны этләрен теркәргә чакырды.