Ульяновск өлкәсе Абдулла авылы барлыкка килүенә 300 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды
Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Абдулла авылы барлыкка килүенә 300 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Абдулла авылына 1725 елда күрше төбәкләрдән күченеп килгән мишәр татарлары тарафыннан нигез салына, диелә хәбәрдә.
Бәйрәмгә авыл халкы, өлкә һәм район җитәкчеләре, шушы җирдә, шушы туфракта туып үскән күренекле шәхесләр җыелган. Авыл көнендә хезмәт алдынгыларын, үрнәк гаиләләрне һәм СВОда катнашучыларның якыннарын хөрмәтләделәр.