16 июльдә Татарстанда +27 градус эссе булуы көтелә
16 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге белешмәләре буенча, тәүлек дәвамында явым-төшем булмаячак.
Алмашынучан болытлы һава көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә исәчәк.
Төнлә температура +9...+ 14 градус булачак, көндез +22...+ 27 °C кадәр җылыначак.