Чистай белән Сарапул арасында елга маршруты барлыкка килергә мөмкин
Мәскәүдә Россия диңгез-елга флоты тарафыннан РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев рәислегендә оештырылган селектор киңәшмәсе узды. Анда РФ транспорт министры, видеоконференцэлемтә буенча төбәк Транспорт министрлыклары, тармак оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә Чистайдагы яңа пассажирлар пристане турында да сөйләштеләр. Бу объектның төзелеше турында Чистайдан видеоконференцэлемтә аша Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Ул хәбәр иткәнчә, пристань проекты Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе тарафыннан эшләнгән, ул шулай ук төзелешнең заказчысы булып тора. Объектны торгызуга рөхсәт 2023 елда бирелгән һәм 2025 елның сентябренә кадәр озайтылган.
Бинаның гомуми мәйданы 596 кв. метрдан артык тәшкил итә, бер катлы пассажирлар павильоны 100 кешегә исәпләнгән, причал диварының озынлыгы 208,5 метр, төзекләндерүнең гомуми мәйданы 7 189 кв. метр.
«Бүгенге көндә су төбен тирәнәйтү эшләре башкарылды. Гидротехник корылма паспортына үзгәрешләрне 2025 елның июль уртасына кадәр кертү планлаштырыла. Шуннан соң «КазИнжПроект» ширкәте үткәргән раслау тикшерүе нәтиҗәләре буенча кисәтүләр бетереләчәк, бу объектны исәпкә куярга һәм баланс тотучыга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип сөйләде Фәрит Хәнифов.
Быелгы навигация башланганнан бирле яңа пристань 28 судно кабул иткән, 4310 пассажир килгән. Бу саннар Чистай районында елга юлларына ихтыяҗ булуын раслый.
Министр хәбәр иткәнчә, Чистайдан төбәкара пассажирлар йөртүне үстерү өчен «Елга магистральләре» проекты кысаларында «Чистай-Сарапул» төбәкара маршрутын ачу мәсьәләсе карала.
Яңа пристань «Бөек Идел юлы» милли туристлык маршрутының мөһим элементына әверелә, ул социаль елга транспортын үстерүгә, Чистайга туристлар агымын арттыруга, күрше төбәкләр белән транспорт элемтәсен ныгытуга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.