Татар классиклары телесериалга төшә – кемнәр алар?
Бүген Татарстан язучылар берлегенең ишегалды кино төшерү мәйданчыгына әверелде. «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалының кайбер күренешләре бүген Берлек ишеге төбендә татар язучылары катнашында төшерелде.
«Без бу күренешләрне «Классиклар» дип атадык», диде телесериалның режиссеры Александр Далматов. Ул кинога төшәргә халык шагыйрьләре Марсель Галиевны, Газинур Моратны һәм быел гына Тукай премиясе алган драматург Мансур Гыйләҗевны чакырган.
Фильм сюжеты буенча яшь шагыйрь Мансур Хәсән сөйгән кызы Мәдинә белән язучылар янына килгән.
Кинорежиссёр Александр Далматов ТНВ каналы өчен («Ватан» кинокомпаниясе) яңа телесериал төшерә башлады.
Телесериал Туфан Миңнуллинның легендар «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы нигезендә төшерелә.