Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

«Димче почмагы, этнодискотека, керәшен сыйлары»: «Питрау»да нинди кызыклы чаралар көтелә?

«Суда һәм учак янындагы уеннар, гармунга кушылып җырлау – программада ниләр бар?

«Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме 19 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында Тырлау аланында узачак. Чара 16.00 сәгатьтә башлана. Тантаналы ачылу – 18:00 сәгатьтә. Юлда тоткарлыклар барлыкка килмәсен өчен, оештыручылар юл маршрутын уйлап, алдан килергә киңәш итә.

«Питрау түгәрәк уены-2025»кә бер сәхнәгә 50дән артык фольклор коллективы җыелачак. Фестивальдә Татарстаннан 46 ансамбль, шулай ук башка төбәкләрдән: Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы, Башкортстанның Бакалы районы, Удмуртиянең Грахов районы һәм Самара өлкәсеннән фольклор коллективлары катнашачак.

Бәйрәмдә кунаклар өчен «Ватанны саклаучылар» фотокүргәзмәсе, «Тугәрәк уен», «Питрау уеннары» мәйданында төрле уеннар, «Ылыяда уен» – суда уеннар, «Туганайлар» керәшен ишегаллары, «Питрау түгәрәк уены» керәшен этник сәнгатенең республика фестивале мәйданчыгы, «Димче» танышу аланы һ.б. мәйданчыклар оештырылачак. «Тәпи чишмәсе җырлары», «Тәбикмәк» керәшен сыйлары, учак янындагы уеннар – «Арулану учагы», гармунга кушылып җырлау булачак.

Ялгыз парлар «Димче почмагы»нда кавыша ала

Махсус «Димче почмагы» мәйданында кунакларны борынгы халык уеннары, парлы биюләр, конкурс һәм викториналар көтә, дип хәбәр итә Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы ЗАГС идарәсе.

«Йөзек салыш», «Күгәрченнәр», «Фантики», «Танышу таягы» һәм башка уеннарда катнашучылар үзләрен сынап караячак, ә бәлки әле, пар да табарлар.

Бу проект үзләренә пар эзләүдә кыенлыклар белән очрашучы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый чаралар күрешеп аралашуны җайга салырга һәм җитди мөнәсәбәтләр формалаштырырга ярдәм итә.

Проектта катнашу өчен исем, фамилия һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтеп, гаризаны түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: Mamadysh.lyubov@mail.ru.

  • «Димче почмагы» мәйданчыгы 19 июль көнне 17:00 сәгатьттән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«Этнодискотека», «Керәшен чибәре», ат чабышлары һәм… көрәш

«Питрау жыруы»ның зур сәхнәсендә концерт узачак, яшьләр өчен «Җәшләр җыены» мәйданчыгында этнодискотека оештырылачак. Гүзәл кызлар «Керәшен чибәре» матурлык һәм талант бәйгесендә катнашачак,. Алар анда халык җырларын, биюләрен башкаруда осталыкларын күрсәтәчәк, керәшен гореф-гадәтләре һәм тарихы өлкәсендәге белемнәре белән уртаклашачак. Шулай ук чара кунакларын «Чаптар» ат чабышлары һәм «Көрәш» көтә.

«Керәшен чибәре» матурлык һәм талант бәйгесендә финалга үткән кызлар Иннополиста әзерлек этаплары узган. Алар өчен биредә керәшен биюләре, җырлары һәм йолалары буенча мастер-класслар үткәрелгән.

«Кызлар, конкурс барышында чыгыш ясыйсы күлмәкләрен алып килеп экспертларга күрсәтте. Белгечләр аларга киңәшләрен бирде. Шулай ук конкурсанткалар күмәк чыгышларын әзерләде. Милли киемнәрдән фотосессияләр уздылар. Мондый фотосессияләр – милли киемнәрне халык, аеруча яшьләр арасында тагын да ныграк популярлаштыра. Конкурс буенча Питрау вакытында финал була. Ул 7 сынаудан торачак. Визитка, йола, иҗади чыгыш, шулай ук видеоформатта «Ватан сакчылары» дигән бәйге дә була», – диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында «Туганайлар» газетасы баш мөхәррире Юлия Губина.

Аның әйтүенчә, быелгы «Керәшен чибәре»ндә булачак яңалык – кызлар алдан ук әзерләнмичә, сәхнәдә үзләре уйлап чыгарып такмак әйтәчәкләр.

Нәтиҗәләр буенча республикакүләм һәм Мамадыш районының «Керәшен чибәре билгеләнәчәк. Шулай ук номинацияләр нигезендә дә бүләкләү каралган.

«Питрау»га рәхим итегез!

Питрау – керәшеннәрнең иң мөһим йола-бәйрәмнәренең берсе. Ул җәйнең иң уртасына туры килә һәм яңа календарь циклына күчүне аңлата. Питраудан соң дару үләннәре һәм чәчәкләр җыймыйлар (аларның файдалы үзлекләре тамырларына күчә диләр). Питраудан соң кошлар сайраудан туктый. «Питрау җитте – җәй бетте» дигән әйтем бар.

Каравон яки Сабантуйдан аермалы буларак, Питрауда төп тантаналар көннең икенче яртысында башлана, һәм төн уртасында тәмамлана. Нәкъ менә шуңа күрә Питрауны «төнге Сабантуй» дип тә атыйлар.

Элек-электән Питрау көнне яшьләр үзләренә пар күзләгән. Хәтта шундый әйтем дә бар: «Питрауда кәләш сайлыйлар Покрауда туй үткәрәләр». Шунлыктан, бәйрәмдә һәркем үзен яхшы яктан күрсәтергә омтыла: кызлар «Керәшен чибәре» матурлык конкурсында катнаша, егетләр көрәшә.

«Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәмендә, гадәттә, бик күп кунаклар була. Ә инде көтеп алынган төп кунакларның берсе – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

«Питрау» бәрәмен оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мамадыш муниципаль районы, ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасы, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты һәм Ассамблеясы, Татакультресурс үзәге.

  • Республика традицион мәдәният бәйрәмнәре Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче төп халыкларның традицион милли мәдәниятен популярлаштыру һәм саклау максатларында оештырыла һәм «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Чыганак: Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России