Татарстан Дәүләт Советы республика Бюджет кодексына кертелгән төзәтмәләрне раслады
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы хәбәр итә.
Парламентның бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин аңлатканча, төзәтмәләр республика нормаларын федераль законнарга тәңгәлләштерүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, гавами партнер һәм капиталь грант түләвен исәпкә алу тәртибен дә кертеп, дәүләт-хосусый һәм муниципаль-хосусый партнерлык өлкәсендәге килешүләр буенча Татарстан һәм муниципаль берәмлекләрнең йөкләмәләрен җайга сала торган нигезләмәләргә төгәллек кертелә.
2026 елның 1 гыйнварыннан шулай ук республика дәүләт программаларын бюджет турындагы канунга туры китерү өчен бирелгән срок үзгәрә - хәзер ул, 1 апрельгә кадәр гамәлдә булган срок урынына, 1 февраль белән чикләнәчәк. ТР Финанс министрлыгының вәкаләтләре өстәмә рәвештә киңәйтелә: ведомство касса планын төзү һәм үтәү өчен мәгълүматны формалаштыру һәм бирү тәртибен билгели алачак. Шулай ук законнарда финанслар белән идарә итү өлкәсендә махсуслаштырылган дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системаларын булдыру һәм алардан файдалану мөмкинлеге дә беркетелә.