Хөкүмәт 2025 елның 1 сентябреннән дәүләт органнарына телефон номерларын тапшыруны раслады
2025 елның 1 сентябреннән Россия абунәчеләре үзләренең телефон номерларын дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм ашыгыч оператив хезмәтләр вәкилләренә тапшыра алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Хөкүмәтнең шул хактагы карары хокукый актлар порталында урнаштырылган. Документта абунәче - физик затның – кәрәзле элемтә хезмәтләре күрсәтү турындагы шартнамә кысаларында үзенә бирелгән номерны тапшырырга хокуклы затлар исемлеге расланган.
Карар 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.