Аксубай музеенда тегү техникасы торгызылачак
Аксубай туган якны өйрәнү музее «Музей-күргәзмә эшчәнлеге һәм халык сәнгать һөнәрчелеге» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга бәйгедә җиңүче булды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
«Һөнәрне яңарту: тегү техникасы» дип аталган проект 250 мең сум күләмендә грант алды.
«Проектның максаты – иҗат аша төрле яшь һәм социаль төркемнәрне берләштерү: яшьләр, өлкән яшьтәге кешеләр, хуҗабикәләр һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. Аларның күбесе ялгызлык һәм социаль читләшү проблемалары белән очраша. Без «Тегү традицияләре» музей студиясен булдыру профессионаллардан яңа һөнәрчелекне өйрәнергә генә түгел, ә үз продуктларын булдыру өчен кирәкле җиһазларга – сумкалардан алып шәхси дизайнлы уникаль текстиль экспонатларга кадәр ирешергә мөмкинлек бирер дип ышанабыз», – ди музей директоры Наталья Куштукова.
Проект авторы билгеләп үткәнчә, музейда балалар, шул исәптән «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен белем бирү чаралары үткәрү планлаштырыла. Студия кысаларында көнкүреш әйберләре – сөлгеләр, өстәл япмалары һәм каплау җиһазлары торгызылачак, диелә хәбәрдә.