Миңнеханов оча торган шүрәлеләрне күрергә теләүчеләрне Казан циркына килергә чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналда һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә татар мәдәниятенең гадәти булмаган интерпретациясен карарга теләүчеләрне август ахырына кадәр Казан циркында барачак «Мирас» тамашасына килергә чакырды.
«Татар музыкасына хәтта сарыклар да бии. Казан циркында август ахырына кадәр «Мирас» тамашасы бара», – дип язган ТР Рәисе видео астына.
«Очучы шүрәлеләрне күрәсегез килсә – Казан циркына рәхим итегез. Тамаша җәй ахырына кадәр бара!» – дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.
t.me/rustamminnikhanov видеосы.