Сабада заманча инициативалы педагогларының Бөтенроссия форумы узачак
5-7 августта Сабаның «ОНИКС» белем бирү үзәгендә заманча инициативалы педагогларының Бөтенроссия форумы узачак. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.
Әлеге чара башлангыч сыйныф укытучылары (шулай ук логопедлар, нейропедагоглар, психологлар); гуманитар фәннәр укытучылары; төгәл фәннәр укытучылары; идарәчеләр (директорлар, мөдирләр, урынбасарлар, методистлар) юнәлешләрендә узачак.
Өч көн дәвамында Россия педагоглары актив аралашып, лидерларның эшчәнлеге, укытуның яңа алымнары белән танышачак, диелә хәбәрдә.