Савельев: Татарстанга килгән саен республиканың үсешен күреп куанам
Татарстан динамик рәвештә үсә, моны техник-икътисади күрсәткечләр раслый. Бу хакта бүген Казанда журналистларга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев белдерде.
«Бу минем Татарстанга беренче тапкыр гына килүем түгел. Мин [ТР Рәисе] Рөстәм Нургалиевич [Миңнеханов] белән очрашуыбызга бик шат. Без 20 елдан артык таныш. Татарстанга килгән саен республиканың үсешен күреп куанам», – диде вице-премьер.
Савельев төбәк Миңнехановның командасының төгәл һәм җайга салынган эше нәтиҗәсендә үсә, дип саный.
«Аның системалы эше, республикасының һәр проектына, һәр проблемасына төшенергә теләве, әлбәттә, искиткеч нәтиҗә күрсәтә. Тулаем төбәк продукты, машина төзелешенең гомуми күләме, инвестицияләр артуын күрәбез», - дип ассызыклады ул.
Савельев бүген «Метеор 2020» проектының ике яңа су асты канатларындагы тизйөрешле пассажир судносын каравы турында сөйләде. «Бик сыйфатлы итеп ясалган. Бик лаеклы эшләнмә. Аңа Россиядә ихтыяҗ булыр дип уйлыйм», - диде ул.
Вице-премьер Татарстанга эш сәфәре кысаларында шулай ук Казан авиация заводында булуы, пилотсыз очкычлар ясаучылар белән аралашуы турында әйтте.
«Сәфәремнән бик канәгать. Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов – халыкның имин тормышы өчен нәрсә кирәклеген, төбәк сәнәгате республика гражданнарын гына түгел, бөтен россиялеләрне дә сөендерсен өчен нәрсәне үстерергә кирәк икәнен төгәл аңлый һәм сизә белүче лидер», – дип йомгаклады ул сүзен.