«Татар-информ» Татарстанның иң еш телгә алынучы мәгълүмат чаралары рейтингын җитәкләде
«Татар-информ» агентлыгы 2025 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча янә Татарстанның иң еш телгә алына торган мәгълүмат чарасы булды. «Медиалогия» шундый мәгълүматлар китерә.
Икенче урында - «Бизнес-онлайн», өченчедә - KazanFirst.
Беренче унлыкка шулай ук көндәшлекне саклап калучы «Реальное время» һәм Inkazan да кергән. Шунысы игътибарга лаек, бу кварталда «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы беренче унлыкка керсә, «РБК-Татарстан» андагы урынын саклап кала алмаган.