Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

«Сәләт ул – фикерләү рәвеше!» – Биләрдә «Сәләт» форумының икенче сменасы тәмамланды

23нче июльдә Биләрдә XIV Халыкара яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – Һөнәрләр Биләр форум рәсми рәвештә ябылды. Әлеге смена мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелде.

Смена программасы укучыларга кече яшьтән үк һөнәри юнәлеш бирүгә нигезләнде, уку-укыту чаралары гамәли-юнәлеш бирү форматында оештырылды. Алар укучының шәхес буларак үсешенә этәргеч бирә торган, практикага юнәлгән, уен, ярыш, вакыйга форматындагы дәресләрне үз эченә алды.

Сменада Россиянең төрле регионнарыннан: Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия республикалары, Самара, Киров, Оренбург, Пермь, Мәскәү өлкәләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800гә якын бала катнашты. Катнашучылар арасында шулай ук фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк Сәләт клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары булды.

Рәсми ябылу тантанасында гадәттәгечә «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова чыгыш ясады. Чыгыш барышында ул яңа «Алчарлар» проекты вәкилләрен бүләкләде, истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырды.

«Алчарлар» – «Сәләт» яшәешен, яңалыкларны, проектларны, оешма эчендә үткәрелгән активлыкларны социаль челтәрләрдә яктыртып баручы, яшьтәшләрен «Сәләт»кә дәшүче активистлар җыелмасы. Тантаналы рәвештә иң зур бүләк – «Сәләт» аланына юллама да тапшырылды. Аңа Зилә Газизова лаек дип танылды.

"Сәләт" матбугат үзәге

ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөйләйманов «Сәләт» Татарстан яшьләре өчен зур мөмкинлекләр ачуын билгеләп үтте.

«Безнең монда саныбыз бихисап булуга карамастан, без һәрберебез аерым уникаль шәхес. Биредә үткәргән көннәр дәвамында һәркайсыгыз үзенә яңа дуслар табып, төпле тәҗрибә туплап, яңа хыял-омтылышлар булдыргандыр дип ышанам – бу иң мөһиме! Сәләт – мөмкинлекләр мохите һәм ул мөмкинлекләр адым саен, аларны бары тик күрә генә белергә кирәк. Биләр җиренә килеп сез, хатирәләр китабыгызның яңа бүлеген башлыйсыз. Мин үзем Сәләткә 12-13 яшьләрдә килдем. Инде хәзер Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе булдым, әмма Сәләт һәрчак минем күңелемдә, йөрәгемдә. Сәләт ул – фикерләү рәвеше. Изге җирләр көчен тоеп, бергә яңа тарих языйк. Без – зур Сәләт гаиләсе», – диде ул.

Алга таба иң актив «Сәләт»леләргә дәрәҗә орденнары, махсус бүләкләр тапшырылды.

Ябылу тантанасы чарада «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов (Әдип Әлмир) булуы белән кадерле иде. Ул да балаларның эшчәнлекләрен күзәтеп, сөенеп торуы белән уртаклашты. «Сәләт» клублары эшчәнлеген югары бәяләп, – «Без сан белән түгел, сыйфат белән көчле!» – дип ассызыклады.

Аның ялкынлы чыгышыннан соң, кичнең иң дулкынландыргыч мизгеле, «Сәләт» клубларының XVнче президентын сайлау вакыты килеп җитте. Ике еллык гадел, тырыш эшчәнлегеннән соң «Сәләт» клубларының XIVнче президенты Ислам Миргаязов үз урынын яңа президент вазифасын алучы Айзат Идиятуллинга тапшырды. Экс-президентны күпләгән рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр һәм матур бию белән озаттылар.

Сменаның һәр көне уку-укыту программасы, уеннар, спорт ярышлары һәм кичке чаралар белән үрелеп барды. Смена вакытында укучылар волейбол, шахмат чемпионатларында, интеллектуаль турнирларда, джем-сессияләрдә, тотрыклы үсеш максатлары буенча уеннарда һәм башка күп кенә активлыкларда катнаша алдылар.

Һөнәрләр Биләр Форум кысаларында Изге Биләр җирендә «Сәләт» берләшмәсе белән «РУВИКИ» интернет-энцеклопедиясе арасында партнерлык турында килешү төзелде.

"Сәләт" матбугат үзәге

Форумда «Җанлы Сәләт» турыдан-туры эфирлар студиясе эшләде. Трансляцияләрдә лабораторияләр җитәкчеләре, актив сәлкешләр һәм Һөнәрләр Биләр Форум кунаклары катнашты. «Җанлы Сәләт» ярдәмендә һәр теләгән кеше, өеннән чыкмый гына да, форумның онытылмаслык мохитенә кушыла, Биләр җирендә барган вакыйгаларны күзәтә ала. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм RuTube официаль аккаунтларында алып барыла.

Cмена программасы үз эчендә өч юнәлешне колачлады: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр. Һөнәрләр Биләр Форум катнашучыларга әлеге юнәлешләрдә эчке потенциалларын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырылды. Әйтеп узарга кирәк, һәр юнәлеш буенча аерым лабораторияләр эшләде. Һәм шул лабораторияләр үз эшчәнлек нәтиҗәләрен соңгы кичне гала-концертта тәкъдим иттеләр. Ябылу концерты берсеннән берсе матур җырлар, биюләр, үзенчәлекле перфоманслар һәм театраль күренешләр белән үрелеп барды.

Алда катнашучыларны «Сәләт» форумының өченче сменасы – «Алдынгылар Биләр форум» көтә, ул «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә оештырыла. Бу смена кысаларында катнашучылар лидерлык һәм команда күнекмәләрен үстерәчәкләр. Эш хәрәкәтнең 12 юнәлеше буенча башкарылачак: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәрләр, мәдәният, волонтерлык, патриотизм, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа, дипломатия, экология һәм туризм.

Аның кысаларында укучыларны төрле иҗтимагый оешмалардан, төрле өлкәләрдән килгән белгечләрдән остаханәләр һәм лекцияләр көтелә.

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России