Татарстанның Югары Ослан районында «Бәлешфест – 2025» аш-су фестивале узачак
Иртәгә, 26 июльдә, Татарстанның Югары Ослан районы Татар Мәмәтхуҗасы авылында «Бәлешфест – 2025» фестивале узачак. Бәйрәм татарларның милли ризыгы бәлешкә багышлана, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га районның Мәдәният идарәсендә.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Кунаклар өчен бәлеш һәм башка милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар, дегустация, бәйгеләр һәм фольклор коллективлары чыгышлары оештырыла. Мәйданчыкта тере музыка яңгыраячак, иң актив катнашучыларга бүләкләр, шул исәптән, татар яулыклары да бирәчәкләр.
Фестивальне авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы һәм «Хәзинә» ансамбле оештыра.
«Бәлешфест – 2025» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә куелган «Татарстанда җәй» программасы кысаларында уза.