«Бөтен кеше өчен дә ачык»: Рөстәм Миңнехановның Иҗтимагый ярдәм штабы эшли башлады
Казанда бүген Рөстәм Миңнехановның Иҗтимагый ярдәм штабы ачылды. Биредә республика халкы Татарстан Рәисе сайлауларында «Бердәм Россия»дән кандидат, аның эш юнәлешләре һәм республика казанышлары турында мәгълүмат ала. Моннан тыш, тәкъдимнәр кертергә һәм сораулар бирергә мөмкин.
«Иҗтимагый ярдәм штабы ул – эш мәйданчыгы, анда без сайлаучылар белән очрашабыз, кандидат турында сөйлибез, тәкъдимнәр кабул итәбез, эшлекле киңәшмәләр уздырабыз. Без шалтыратуларга, сорауларга һәм республика халкының шәхси кабул итүләренә ачык. Һәм без инде үзебезгә килгән тәкъдимнәр белән эш алып барабыз. Биредә иртәнге 8дән 18 сәгатькә кадәр көндәлек режимда сорауларга җавап бирергә әзер волонтерлар эшли», – дип сөйләде штаб командасы әгъзасы Яна Сирюкова.
Фото: © Салават Камалетдинов
Иҗтимагый ярдәм штабы Казанның Карл Маркс урамында, 31/7 йортында урнашкан. Моннан тыш, Татарстан халкы белән оператив элемтә өчен кайнар элемтә дә эшли, анда 8(939)333-30-99 номеры буенча шалтыратып була.
Сирюкова сүзләренчә, сайлау алды кампаниясе яңалыкларын, Татарстан Рәисен сайлауларга кандидатның планнары һәм аның программасы белән штаб.онлайн интернет-платформасында танышырга була.
Фото: © Салават Камалетдинов
Дамир Нургалиев штаб командасы «Безнең ишегалды» күршеләр фестивале белән Татарстанның бөтен муниципаль берәмлегендә дә булырга планлаштыра диде. Күршеләр фестивале уздырган вакытта «Бердәм Россия»нең пикет чатырлары эшләячәк. Волонтерлар Рөстәм Миңнехановка ярдәм йөзеннән русча һәм татарча агитация материаллары таратачак.
«Бу стенага элә торган һәм кесә календарьләре, шулай ук республика җитәкчесенең эшчәнлеге турында бөтен мәгълүмат тупланган буклет. Пикет эшчәнлеге беренче чиратта, Татарстанда яшәүче һәр кеше планнар, казанышлар турында белү, шулай ук теләк-тәкъдимен дә җиткерү өчен волонтерга мөрәҗәгать итә алсын өчен алып барыла», – диде Нургалиев.
Фото: © Салават Камалетдинов
Иҗтимагый ярдәм штабына инде бүген үк яшь активистлар үз тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итте, диде штаб әгъзасы Дәлия Гайнанова.
«Бер тәкъдим махсус учреждениеләрдә яшәүче девиант тәртипле яшүсмерләргә кагыла. Алар балаларны актив тормыш позициясенә һәм сәламәт яшәү рәвешенә күчерергә ярдәм итә. Икенче проект - экология буенча. Аның буенча мәктәпләрдә балаларны дөрес яшәү рәвеше алып барырга һәм табигатьне яратырга этәрү өчен, икенчел чимал һәм макулатура җыярга өйрәтәләр. Бу проектлар республика кыйммәтләре белән тәңгәл килә. Безнең яшьләрнең шундый актив булуы яхшы», – диде ул.
Татарстан Рәисен сайлаулар бердәм тавыш бирү көнендә – 14 сентябрьдә узачак. Сәяси партияләр тарафыннан дүрт кандидат тәкъдим ителде: Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов (Социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе).