Хөснуллин: Татарстан инфраструктура кредитлары хисабына торак төзү буенча лидер булды
Татарстан бюджеттан бирелгән инфраструктура кредитлары хисабына торак төзү күләме буенча Россия төбәкләре арасында лидер булды. Бу хакта ИБК һәм СКК программаларын тормышка ашыруга йомгак ясап, Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин әйтте дип яза ил Хөкүмәте сайты.
«Инфраструктура проектлары ярдәмендә бюджет кредитлары хисабына торакның иң зур күләме Татарстан Республикасында файдалануга тапшырылган – 4,4 млн кв.м, Санкт – Петербургта – 3,3 млн кв. м, Мәскәү өлкәсендә – 2,6 млн кв. м, Свердловск өлкәсендә – 2,5 млн кв. м һәм Мәскәүдә – 1,3 млн кв. м», – диелә сайтта.
Аның сүзләренчә, бюджет инфраструктура программалары һәм махсус казначылык кредитлары югары нәтиҗәлелеген, ихтыяҗын күрсәтте. «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын тормышка ашыруда иң төп коралларның берсе булды.
«Яшәү өчен инфраструктура» ведомствоара масштаблы илкүләм проектының төп максаты – торак пунктларны комплекслы үстерү, кешеләрнең тормышы һәм ялы өчен сыйфатлы, заманча инфраструктура булдыру. Россия халкының тормыш сыйфатын яхшырту бурычларын хәл итүдә бюджет инфраструктура һәм махсус казначылык кредитлары нәтиҗәле корал булды», – диде Марат Хөснуллин.
Әлеге механизмнар ярдәмендә Россия төбәкләрендә яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар һәм юллар төзелә, коммуналь инфраструктура һәм җәмәгать транспорты яңартыла дип өстәде. 2022 елдан бирле ИБК хисабына финанслана торган проектлар буенча 28,8 млн квадрат метр мәйданда торак төзелгән, 155 меңнән артык эше урыны булдырылган һәм 3,15 трнл сум күләмендә шәхси инвестицияләр җәлеп ителгән.
«Моннан тыш, СКК программасы тагын 2,6 млн квадрат метр торак кулланылышка тапшырырга этәргеч бирде һәм 230,6 млрд сум шәхси инвестицияләр җәлеп итте. Бу механизмнарның нәтиҗәлелеген һәм ихтыяҗын исәпкә алып, Президент йөкләмәсе буенча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында программа казначылык инфраструктура кредитлары рәвешендә дәвам итә», – диде Марат Хөснуллин.