Волынец: Башка төбәкләргә караганда, Татарстанда балалар инфраструктурасы үсеш алган
Россиянең башка төбәкләренә караганда, Татарстанда балалар инфраструктурасы яхшырак үсеш алган, бу балалар белән күченеп килү өчен җәлеп итүче чара да булып тора. Бу хакта Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец журналистлар белән сөйләшкәндә әйтте.
«Татарстанга балалы, шулай ук әти-әни булырга җыенучы гаиләләр күпләп күченеп килә. Чөнки республикада балаларга бәйле инфраструктура Россиянең башка төбәкләренә караганда күпкә яхшырак», – диде ул.
Аның сүзләренчә, кешеләрнең бер өлеше күченү турында карарны кинәт кенә кабул итә, ә калган өлеше исә, республиканы алдан өйрәнә, даими яшәргә максатчан рәвештә килә.
«Кешеләр бөтенләйгә килгәнме-юкмы икәнен кайвакыт үзләре дә аңлап бетерми, тик киләләр һәм калалар. Кемдер акча эшләргә килгән җирдән кала, ә кемдер шундук даими яшәү максаты белән килә», – дип өстәде Ирина Волынец.