«Тукай юлы» велофестивале катнашучылары Тукайның туган ягы Кушлавычка барачак
1-4 августта Казанда һәм республиканың 6 районында ел саен августта үткәрелә торган «Тукай юлы» велофестивале узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган һәм «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проектлары кысаларында туризмны үстерүгә, яшьләрне мәдәни агартуга һәм Татарстан халыкларының мирасын саклауга юнәлтелгән.
Фестивальдә катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән. Казанда оештыру конференциясе һәм очрашу уздыру, Габдулла Тукай әдәби музее янында велоэкскурсиягә тантаналы рәвештә старт бирү, түгәрәк өстәл оештыру, велосипедлар белән электричкада Камай станциясенә кадәр бару һәм «Иске Казан» уникаль музеенда булу планлаштырылган.
Маршрут гүзәл калкулыклар һәм татар авыллары аша Камайдан Урта Сәрдәгә кадәр бару, авыл мәдәният йортындагы кул эшләре музеен карау һәм шагыйрьнең туган ягына Кушлавыч авылына бару белән дәвам итәчәк. Биредә палаткалы лагерь корылачак һәм учак янында шигъри кичке аш узачак, анда Тукайның һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре укылачак. Веломаршрут Габдулла Тукай музеен карау, Мәдәният сараенда булу, шагыйрьнең әтисенең каберенә бару һәм Арчадагы әдәбият һәм сәнгать музеенда түгәрәк өстәл уздыру белән тәмамланачак.
Фестивальне «Татарстан велосипедчылар берлеге», «Терәк» коммерцияле булмаган оешмалары инициатив төркеме, «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте һәм «Бөтендөнья тынычлыгы өчен федерация» халыкара оешмасы оештыра. Чарада катнашу өчен Россия төбәкләреннән күп балалы гаиләләр дә чакырыла.
«Тукай юлы» – ул велойөреш кенә түгел. Әлеге фестиваль – татар мәдәниятенең чишмә башы белән танышу, туган якның матурлыгы белән ләззәтләнү һәм күренекле әдәбиятчыларны искә алу мөмкинлеге. Велофестивальгә рәхим итегез, диелә хәбәрдә.