Апасның Рухи-әхлакый үсеш үзәгендә «Мәккәгә сәяхәт» фильмы тәкъдим ителде
Апасның Рухи-әхлакый үсеш үзәгендә «Мәккәгә сәяхәт» фильмы тәкъдим ителде. Бу хакта «Апас-информ» яза.
Проект ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән шәйх Абдулла бән Зәйд әл-Мәхмүд исемендәге Ислам мәдәни үзәге (Катар иле) тарафыннан гамәлгә ашырыла. Әлеге фильм виртуаль чынбарлык технологиясен кулланып эшләнелгән. Фильмда исламның барлыкка килү тарихы күрсәтелә.
«Миңа да, үзәккә йөрүче балаларыбызга да, дин әһелләренә дә бүген әлеге фильмны карау шатлыгы татыды. Динебезне тагын да күбрәк өйрәнергә мөмкинлек биргән өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте Һәм Казанның «Ярдәм» мәчете имамы Илдар Баязитовка рәхмәт белдерәбез», – дип язган район башлыгы Айрат Җиһаншин социаль челтәрләрдәге аккаунтында.