Хезмәткәрләр өчен август аенда отпускка китү отышлы булачак
Август – Татарстан халкы ялга китүне өстен күрә торган айларның берсе. Бу финанс яктан файдалымы – «Татар-информ» материалында.
Хезмәткәрләрнең отпуск түләүләре суммасы айның уртача көннәренә (29,3) бүлеп исәпләнә. Әмма эш көненең бәясе аларның конкрет айдагы санына бәйле. Айда эш көннәре никадәр азрак булса, аларның бәясе шулкадәр кыйммәтрәк, чөнки хезмәт хакы бөтен календарь ел дәвамында үзгәрешсез кала. Димәк, эш көннәре күп булган айларда отпускка чыкканда акча югалтулары суммасы кими.
Августта Татарстанда яшәүчеләрнең 21 эш көне булачак, бу башка айлар белән чагыштырганда уртача күрсәткеч, шуңа күрә җәйнең соңгы аен отпускка китү өчен отышлы дип санарга була. Әмма ялны сентябрь яки октябрьгә кадәр кичектерү отышлырак булачак, чөнки бу айларда 22 һәм 23 эш көне булачак.