Татарстанның елга флотына ике «Метеор»тапшырылды
Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводы Татарстан флотына су асты канатларында йөри торган ике «Метеор 2020» яңа судносын тапшырды. Тапшыру тантанасы видеоконференцияэлемтә режимында Казан вертолет заводында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
«Бу тиз йөрешле флот, ул беренче чиратта безнең гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Алар безнең республика маршрутларында эшләячәк», - диде Миңнеханов.
Ул шулай ук суднолар дәүләт транспорт лизинг компаниясе заказы буенча төзелгән, дип өстәде.