«Фәйзуллин йөзүләре» быел Апаста булачак
«Фәйзуллин йөзүләре» быел Апаста 4 августта булачак.
«Шул уңайдан Апас үзәк китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин иҗатына багышланган очрашу кичәсе дә оештырыла», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Татар-информ»га.
- Фәйзуллин йөзүләре – сәнгать әһелләренең спорт белән әдәбият һәм сәнгатьне берләштергән рәсми булмаган очрашулары.
- Төп оештыручысы һәм идея авторы – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте киңәшчесе Равил Фәйзуллин.
- «Фәйзуллин йөзүләре» сиксәненче еллардан башланган.