«Елмай» паркында «Балалар хоры» җыр лабораториясе эшли башлаячак
11—15 августта «Елмай» паркында «Балалар хоры» җыр лабораториясе узачак. Бу хакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биш көн эчендә 7-14 яшьлек балалар хор җырларга, сәхнәдә чыгыш ясарга, музыканы төрләндерергә өйрәнә алачак. Лаборатория эше йомгаклары буенча катнашучылар парк сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
Йомгаклау концерты 15 августта 16:00 сәгатьтә булачак.
Катнашуга гаризалар 5 августка кадәр сылтама буенча кабул ителә, диелә хәбәрдә.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.