Инженерлык белгечлекләре абитуриентлар арасында иң популяр юнәлеш булган
Югары уку йортларына 1,3 миллионнан артык абитуриент гариза тапшырган, шуларның яртысыннан артыгы «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисыннан файдаланган. Укырга керүчеләр арасында иң популяр биш юнәлешнең өчесе инженерлык өлкәсенә карый. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр иткән. Аның сүзләрен РФ Хөкүмәтенең Телеграм-каналы китерә.
Чернышенко билгеләп үткәнчә, бу РФ Президенты Владимир Путин куйган бурыч контекстында аеруча мөһим – 2030 елга ил Россиянең технологик үсешен алга этәрәчәк ике миллионнан да ким булмаган инженер белгечне әзерләргә тиеш.
Шулай ук вице-премьер билгеләп үткәнчә, абитуриентларның 67 проценты Мәскәү яки Петербург югары уку йортларын гына түгел, ә төбәк уку йортларын да сайлаган. Аның сүзләренчә, уку йортына онлайн керү сервисы абитуриентлар өчен яңа офыклар ачты һәм аларның барлык булган мөмкинлекләр турындагы күзаллавын киңәйтте.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков аңлатканча, цифрлы сервис ярдәмендә бик күп абитуриентлар үзе өчен илнең башка субъектларындагы университетларны ачкан. «Югары уку йортына онлайн керү» мәгълүматларына караганда, бирелгән гаризалар саны буенча лидер төбәкләр исемлегенә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш Татарстан Республикасы, шулай ук Свердловск һәм Новосибирск өлкәләре кергән.