Камчаткада 8,7 баллга җиткән иң көчле җир тетрәү булган
Камчатка краенда 1952 елдан бирле иң көчле җир тетрәү булган. Төрле бәяләүләр нигезендә, магнитуда 8,7 баллга җиткән, дип яза ТАСС.
Сахалин өлкәсендәге Төньяк Курильск портын һәм балыкчылык сәнәгате предприятиесен цунами баскан.
Моннан тыш, Петропавловск-Камчатскийдагы 15нче номерлы балалар бакчасы бинасында дивар җимерелгән, һәлак булучылар юк.
Сахалин өлкәсе хакимияте Төньяк Курильскта җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерү өчен матди резервларны мобилизацияли. Өлкә губернаторы Валерий Лимаренко хәбәр иткәнчә, ашыгыч хезмәтләр тулы көчкә эшли. Ул шулай ук ситуация контрольдә тотыла, дип өстәде.
Камчатка дәүләт учреждениеләрендә эш көнен 13:00 (Мәскәү вакыты буенча 04:00) сәгатькә кадәр кыскартканнар.